Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт балалары ил рәсемен ясый

Шушы көннәрдә Әлмәттә ГТРК «Татарстан»ның кинога төшерү төркеме булып китте.

Алар Мәдәният елына багышланган сигезенче республика телевизион бәйгесе кысаларында калабызның 7 нче мәктәбендә булдылар һәм балаларның ничек рәсем ясауларын карадылар.

Бәйге мартта башланып, май аена кадәр барачак. Аны оештыручылар - «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге ярдәме белән «Татарстан» ГТРКсы. 13 майга кадәр төбәк бүлеге мәгариф идарәсе белән берлектә иң яхшы эшләрне сайлап алачак һәм алар иҗат бәйгесенең финал өлешендә тәкъдим ителәчәк.

Бәйгегә йомгак май азагында ясалачак. Җиңүчеләр исә Халыкара балаларны яклау көнендә бүләкләү көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса