Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт балалары экология сагында

Шәһәр паркында быел да яшүсмерләр клублары арасында экологик викторина булып узды.

Әлеге чара инде алтынчы ел рәттән уздырыла. Бу юлы үзләренең табигатьне ничек яратуларын, аның серләрен ничек белүләрен күрсәтергә "Родничок", "Планета", "Әлмәтнең морж балалары", "Союз", "Товарищ", "Мечта" яшүсмерләр клублары командалары килгән иде. "Мечта" командасы иң зирәк, өлгер булып чыкты. "Родничок" алардан азга гына калышты. "Товарищ"ка йөрүче балалар да экологияне яхшы беләләр - алар өченче урынга чыкты.
Бәйгенең икенче этабы буларак кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. 9 яшүсмерләр клубы арасыннан беренче урынны жюри "Ротор" балалары кул эшләренә бирде. "Импульс" һәм "Дружба" икенче һәм өченче урыннарны бүлеште

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250