Әлмәт балалары музейда булды
Ф. Кәрими исемендәге мемориаль музейда Фатих Кәриминең тууына 148 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Музейга кунакка "Шатлык" балалар бакчасы нәниләре һәм Миңлебай урта мәктәбе укучылары килде. Чарада балалар күренекле галим, педагог, нәшир, журналист, тәрҗемәченең биографиясе белән якыннан таныштылар. Кечкенә кунакларны Кәримовлар гаиләсенең шәхси әйберләреннән һәм уникаль китаплардан төзелгән күргәзмә кызыксындырды. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, атап әйткәндә, "геометрик планшетта" төрледән-төрле фигуралар җыйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа