Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр полиция бүлегенең тарих музеенда булды

«Каникулларны иҗтимагый совет белән бергә» Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәт эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советы әгъзалары балаларның ялын оештыруга юнәлдерелгән чара үткәрде - Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Әлмәт полиция бүлегенең тарих музеена экскурсиягә чакырды.

Балаларга Әлмәт милициясе тарихы турында иҗтимагый совет рәисе урынбасары, шулай ук бүлекнең ветераннар советы рәисе дә булып торучы Рәшит Ярмиев сөйләде. Балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение начальнигы, полиция майоры Рамил Кәлимуллин балаларга куркынычсыз селфи кагыйдәләре, велосипед урлаулар һәм моның өчен җаваплылык турында бәян итте.

Кызыксынучан малай-кызлар экскурсоводны сорауларга күмделәр. Аннары экскурсия музей чикләреннән чыгып, икенче кат фойесында дәвам итте. Бина каршындагы мемориаль стела янында балалар Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрне искә алдылар.

Рәшит Ярмиев әйтүенә караганда, мондый чаралар балаларда тормыш кыйммәтләрен формалаштыра һәм полициядә хезмәт итүнең дәрәҗәсен арттыра. Балалар экскурсиядән бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса