Әлмәт таңнары

Әлмәт балалар йортын баш федераль инспектор тикшерде

Күпме баланы ятим калдырган сугыш еллары ераклашканнан-ераклаша бара. Ләкин тыныч, мул тормышта яшәсәк тә, ятимнәр генә кимеми.

Әлмәт балалар йортында бүген 41 бала тәрбияләнә. Аларның унысы гына чын ятимнәр, калганнары әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балалары.

Балалар йортларында булган һәркемнең йөрәге әрнемичә кайтмыйдыр. Никадәр генә уңайлы шартлар тудырылса да, сабый барыбер әнисен көтә, өен сагына. Ишектән кергән һәммә кешегә минем янга түгел микән дигән өметле күзләр төбәлә. Ләкин әти-әниләр генә килергә бик ашыкмый шул.

- Кайчакларда киләләр. Әлбәттә, алар балаларына ярдәм итү, күчтәнәч турында уйлап та карамый, хәтта тиеш булсалар да, алиментларын да түләмиләр, - диде директорның укыту-тәрбия һәм укыту-производство эшләре буенча урынбасары Нурзия Галәвиева.

41 баланың җидесе 3 яшьтән алып 7 яшькәчә сабыйлар. Балалар йортының үз базасында гына мәктәпкәчә мәгариф эшчәнлеге алып баруга лицензиясе бар. Шуңа күрә әлеге нарасыйларның балалар бакчасы да шушында гына. Ә менә урта яшьтәгеләр биредә мәктәп ябылгач, шәһәр мәктәпләренә йөриләр. Алар 19, 13, 12, 7, 16 нчы мәктәпләргә, ягъни балалар йортына якыннарына беркетелгән. Тәрбиячеләр барлык мәктәпләр белән дә тыгыз элемтәдә тора, укучыларының укулары һәм тәртипләре ныклы контроль астында. Нурзия Галәвиева әйтүенчә, хәзер балаларның барысы да Әлмәтнекеләр. Быелгы чыгарылыш арасында Чаллы, Биектау, Казаннан китерелгәннәр дә булган.

Без еш кына авыру балаларыннан баш тартучылар турында ишетәбез. Әмма мәктәпкәчә яшьтәге бер баладан кала безнең ятимнәрнең сәламәтлегеннән зарланып булмый.

Уллыкка яки кызлыкка алынучылар да бар. Узган ел һәм быелның алты аенда 17 баланы опекага алганнар. Ләкин балаларның кире кайтарылган очраклары да юк түгел. Нигездә 7, 8, 9 нчы сыйныф яшендәгеләрне кайтаралар. Нәкъ менә шушы яшьтәге үсмерләрдә күчеш чоры күзәтелә дә. Яңа әти-әниләргә икеләтә түземлелек сорала. Күрәсең, кайберәүләр бу йөкне күтәрә алмый яисә чит баланы тәрбияләүгә әзер түгел. Балалар йортына кайтарылган үсмерләрдә кабаттан кешеләргә, тормышка ышаныч уяту җиңел түгел. Болай да яралы күңелләр тагын да җәрәхәтләнә.

- Биредә балалар контингенты гади түгел. Шуңа күрә аларның һәрберсенә карата шәхси якын килергә кирәк. Күмәк караш хупланмый, - диде Әлмәт балалар йортына тикшерү белгән килгән Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич федераль инспекторларга җәй айларында әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, ятимнәрнең тормыш-яшәү шартларын өйрәнергә, проблемаларны ачыкларга күрсәтмә биргән. Инспекторлар республикадагы 17 махсус учреждениедә булганнар инде. Әлмәт балалар йорты соңгысы булды. Ренат Тимерҗанов барлык бүлмәләрне карап чыкты, тәрбиячеләр белән аралашты.

Реклама

- Мин Әлмәтнең балалар йорты республикада иң яхшыларның берседер дип уйлаган идем. Шулай булып чыкты да, - диде ул. - Нефтьчеләр дә зур кайгыртучанлык күрсәтә. Учреждениегә матди ярдәм күрсәтелеп кенә калмый, балалар сәламәтлегенә, аларның спорт, культура үсешләренә дә зур игътибар бирелә. Балалар җәй буе ял итәләр. Тәрбиячеләрнең дә балаларга мөнәсәбәте шатландырды. Мин бу йортта җылылык, уңайлылык тойдым.

Балалар йортларында эшләүчеләр ятимнәрне тормышта югалып калмаслык итеп тәрбияләргә тырыша. Кызлар өчен дә, малайларга да остаханәләр дә булдырылган. Кызлар тегү тегәргә өйрәнә. Барысының да тормышта кирәге чыгарга мөмкин. Дәрестән соң рәхәтләнеп тренажер залында шөгыльләнергә була. Компьютер кабинеты, кухнялар, юыну, ял итү бүлмәләре һәм башкалар барысы да заманча җиһазландырылган, автомат кер юу машиналары һәм башкалар. Нәкъ өйдәгечә.

Боларның барысы да вакытлы гына, әлбәттә. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр биредә 18 яшькә кадәр генә була ала. Аннан соң кая барырга, кайда яшәргә? Мәгълүм булганча, безнең балалар йорты ятимнәрен "Татнефть" компаниясе үз канатына алды. Һәр балага компаниянең бүлекчәләреннән остазлар билгеләнә. 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң балалар гадәттә техникум-училищеларга укырга керә. Тулай тораклары булган уку йортлары балаларны шунда урнаштыра, әгәр булмаса, шефлар аларны үзләре торак белән тәэмин итә. Белгечлек алгач та аларга эш эзләп бусагалар таптыйсы юк - остазлар шәкертләрен үзләрендә эшкә урнаштыра.

Сүз дә юк, һәркем үз почмагын булдыру турында хыяллана. Балалар йортына урнаштырылганнарның күпчелегенең торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә бурычлары күп тупланган булса да, теркәлгән фатирлары бар. Ә инде яшәр урыны булмаганнар программа нигезендә чираттан тыш фатирга өмет итә ала. Агымдагы елда шундый 9 бала Зарипов проспектыннан фатир алу бәхетенә ирешкән.

- Без балалар йортында яшәгәндә үзләрен яхшы хис итсеннәр, үткәндәге күңелсезлекләрен искә алмасыннар, мондый уңайлылыкларда да яшәргә мөмкин булуын күрсеннәр, аның рәхәтлекләрен тойсыннар өчен шартлар тудырырга тырышабыз, - диде Нурзия Галәвиева.

Кемдер бәяли, үзенә максат куя, ә кемдер әти-әнисенең ялгышларын кабатлый, үзе дә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителеп, сабыен балалар йортына урнаштыра.

Шунысы кызганыч, үсмерләрне олы тормыш юлына озатып, уллыкка тапшырып кына балалар йорты бушап калмый, яңалары өстәлә тора. Балалар шифаханәсендә бүген әниләре калдырган ике сабый моңсу күзләрен тутырып карый...

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: