Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт бала тудыру йортындагы әниләр янына психологлар килә

Шәһәрдә бала тудыру йортындагы хатын-кызлар белән эшләү буенча программа старт алды. Психологлар әлегә әниләрне балаларын ташламау кирәклегенә инандыралар. Мондый программа Татарстанның берничә шәһәрендә эшли икән инде.

Республикада барлыгы 12 пилот мәйданчык теркәлгән. Программага ихтыяҗ зур, чөнки хәзерге вакытта әти-әнисе исән булган килеш 12 меңнән артык бала ятим булып санала. Әлмәттә дә балаларыннан баш тартучылар булып тора. Узган ел 11 баладан әти-әнисе баш тарткан. Бала тудыру йортындагы әниләр белән табиблар гына түгел, юристлар, башка тармактагы белгечләр дә аңлату эше алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250