Әлмәт таңнары

Әлмәт «Бала – төп пассажир» профилактика акциясендә катнаша

Агымдагы елның 11 аенда Татарстан юлларында балалар катнашында 564 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 14 бала һәлак булган һәм 611 е имгәнгән, җәрәхәтләр алган.

Пассажир балалар катнашында 259 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 10 бала үлгән, 300 е имгәнгән. 6 бала балалар утыргычларыннан башка утырып бара торган булган.

Реклама

Юлларда балаларның төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алуын һәм вакытсыз гомерләре өзелүне булдырмау максатыннан ЮХИДИ 22 декабрьдән 30 ына кадәр «Бала - төп пассажир» акциясен үткәрә. Аның кысаларында пассажир балаларның утыргычларда утыртылып йөрүе тикшереләчәк. Автокресло алырга экономияләнгән акча баланы кире кайтара алмый. Шуны онытмаска иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: