Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт бакчачылары дачага бару өчен смс-рөхсәтләр саны аз дип саный

Татарстанда смс-рөхсәтләрдән кирәгеннән артык файдалануны киметү максатыннан дачага баруга чикләүләр кертелде.

Хәзер әлеге рөхсәттән атнага ике тапкыр гына кулланырга була. Әмма үзгәрешләр үзизоляция режимын бозучыларга гына түгел, бакча тотып, уңышка өмет итүче бакчачыларга да аяк чалды. Әлмәт шәһәре бакчачылар җәмгыяте җитәкчесе Александр Белоногов сүзләренә караганда, барлык эш күләмен башкару өчен ике тапкыр гына участокка бару аз. Һәр кеше дачада куна кала алмый, моннан тыш, бакчага бару ихтыяҗы һава шартларына да бәйле. Смс-рөхсәтнең икесен дә кулланып, дачага бару мөмкинлеге калмаганда, уңышның да юкка чыгуы бар. Александр Белоногов бу мәсьәләне якын арада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да җиткерергә тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса