Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт авылларында җыр-моңга гашыйк кешеләр яши

Авыл җирлекләрендә узган иҗади отчетлары районда сәләтле кешеләрнең күплеген тагын бер кат раслады.

Күпчелек үз авылларының гореф-гадәтләрен күрсәтеп чыгыш ясады. Тайсуганлылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Балам кабере" спектакленнән өзек күрсәттеләр. Иске Суркин "Сеспель" халык фольклор ансамбле районда чуваш халкының җырларын, мәдәниятен җиткерүче коллектив. Авылдашлары аларны гына түгел, "Палан", "Хевел" ансабльләрен һәм башкаларны да алкышларга күмеп каршылады. Якшәмбе, 6 апрельдә Дальняя Ямаш Мәдәният йортында да буш урын юк иде. "Рябинушка", "Околица", "Оберег", "Русское раздолье", "Родничок" төркемнәре чыгышларын тын да алмыйча тыңладылар һәм карадылар. Иҗат отчетларына Бута үзешчәннәре нокта куйды. Биредә дә талантлар аз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250