Әлмәт таңнары

Әлмәт авылларын нәрсә борчый?

Безнең районда Әлмәт һәм Мактаманы да кушып, 37 җирлек исәпләнә. Һәрберсенең үз казанышлары, үз проблемалары. Чишелеш таләп иткән сораулар арасында барлык җирлекләргә хас булганнары да байтак. Дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин әлеге җирлек башлыклары белән очрашты, аларның зар-интизарларын тыңлады.

Башта шунысын билгеләп узарга кирәк, авылдагы проблемаларны өйрәнүгә моның белән генә нокта куелмаячак. Айрат Хәйруллин барлык авыл җирлекләрен үзе йөреп чыкмакчы. Планда - халык белән күзгә-күз очрашу, торак пунктларда барган төзелеш объектларындагы эш торышы белән танышу. "Район иминлеге, муллык сезнең һәм безнең эшнең нәтиҗәлелегенә дә бәйле", - дип мөрәҗәгать итте ул авыл җирлеге башлыкларына.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушинның узган елгы эшчәнлеккә ясаган йомгагыннан күренгәнчә, район проблемалары әкренләп чишелә бара. Мисал өчен, берничә авылда суүткәргечләр төзелгән, юллар яңартылган, республика программалары буенча да, нефтьчеләр ярдәме белән дә төрле объектлар сафка бастырылган. Быел да бу эшләр дәвам итәчәк.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын әзерлек - бүген иң җаваплы эшләрнең берсе. Айрат Хәйруллин башта шуңа тукталды. Бер генә сугыш ветераны да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Өен ремонтлаумы, коймасынмы, барысын да ясарга, кайгыртучанлык күрсәтергә, юбилей медальләрен тапшыру чараларын да матур, җылы итеп оештырырга әйтелде.

Реклама

Очрашуда агымдагы елда үтәчәк тагын бер мөһим вакыйга хакында сүз кузгатылды. Безне быел Татарстан Президентын һәм муниципаль сайлаулар көтә. Шулай ук җирле референдум шартларыннан да файдаланып калырга кирәк. 2014 елда үзсалым җыю һәм аннан файдалану буенча референдум нәтиҗәсендә районда тулаем алганда 4 миллион 940 миллион сум акча җыелган һәм республика тарафыннан шуңа өстәп 19 миллион 200 мең сум акча софинансланган. Ягъни халыктан җыелган 1 сумга хөкүмәт 4 сум өсти. Бу акчалар авылларның проблемаларын хәл итәргә тотыла. Әмма кайбер авылларда референдумга каршы чыгучылар да күзәтелгән. Айрат Хәйруллин кешеләрнең референдумга катнашырга каршы булуының сәбәпләрен ачыкларга кирәклегенә күрсәтте.

Авылларда алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнеше булуы да борчу тудыра. Теләсә кайдан алган хәмер белән агуланучылар да юк түгел. Әлеге очракларны кисәтү, экологик икеайлыкны тиешле дәрәҗәдә уздыру һәм башка мәсьәләләр кузгатылды очрашуда.

- Фермер хуҗалыклары да мине борчый, - диде Айрат Хәйруллин. - Без аларга теләктәшлек күрсәтергә һәм ярдәм итәргә тиешбез. Минем өчен Әлмәт районында җитешле, хезмәтләре белән башкаларга үрнәк, үзләрен, гаилә әгъзаларын, авылдашларын эш белән тәэмин итүче фермер хуҗалыклары булу бик мөһим. Әгәр алар ниндидер проблемаларын урында чишә алмыйча район башлыгына кабул итүгә киләләр икән, димәк, җирлектә система дөрес төзелмәгән. Сер түгел, авыл хуҗалыгы белән һәркемнең шөгыльләнәсе килми. Бу бик зур хезмәт. Бу кешеләрне без кулда йөртергә, аларга рәхмәт әйтергә тиешбез.
Авыл җирлекләре башлыклары үз чиратында җир участокларын теркәү процессы, урамдагы яктырткычлар, аларга хезмәт күрсәтү, су белән тәэмин ителеш, электр энергиясенә түләү, яңа урамнарга газ сузу белән бәйле проблемаларны күтәрде. Мондый эчкерсез сөйләшүле очрашулар даими булачак. Айрат Хәйруллин азактан әнә шулай дип белдерде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: