Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт авыллары иҗади исәп-хисап тота

Авыл җирлекләрендә үзешчән сәнгать коллективларының иҗат отчетлары дәвам итә.

Дальняя Ивановка, Чуваш Сәрәне авыл җирлекләре дә талантларга бай булуын күрсәтте. Һәрбер авылның яраткан ансамбльләре, үз артистлары бар. Мисал өчен, Дальняя Ивановкада «Девчата» вокаль ансамблен, А.Кисилев, Л.Ивашкина, С.Иванова һәм башкаларны зур алкышлар белән каршы алдылар. Чуваш Сәрәнендә «Нарспи» һәм «Сирень» ансамбльләре, «Пилеш» биючеләре күп еллар дәвамында чуваш халкының гореф-гадәтләрен саклау буенча үрнәк булып тора. Новоникольск, Яшьләр авыл җирлекләре дә талантларга бай булуын тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса