Әлмәт авыл хуҗалыгында булган кадрлар кытлыгын үзенчә хәл итә
Татарстанның агрария юнәлешендәге югары уку йортлары һәм техникумнары барлык көчләрен авыл хуҗалыгында ихтыяҗ зур булган белгечләр әзерләргә юнәлтергә тиеш - бу хакта атна саен уздырыла торган видеоконференциядә Татарстан Президенты белдерде.
Ел саен югары уку йортларын һәм техникумнарны 1700-2000 белгеч тәмамлый. Ләкин аларның һәр бишенчесе генә хезмәтен авыл хуҗалыгы белән бәйли. Быел нибары 112 чыгарылыш студенты авылларга кайтырга ниятләгән. Безнең Әлмәт бу проблеманы үзенчә чишәргә алынды. АГИМСта бүген 29 студент агроном һәм авыл хуҗалыгы механизациясе белгечлеген үзләштерүне дәвам итә. . Алар укуларын тәмамлаганнан соң үзләренә юллама биргән хуҗалыкларга эшкә кайтачак.
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа