Әлмәт таңнары

Әлмәт авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дәүләт ярдәме

Район хуҗалыклары быел нинди ярдәмгә, хөкүмәт тарафыннан каралган субсидияләргә өмет итә ала? Район башлыгы киңәшче Фәрит Миңнебаев белән әңгәмәбез әнә шулар хакында барды.

Реклама


Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән быелга авыл хуҗалыгы предприятиеләренә субсидияләр бирү тәртибе расланган. Субсидияләрнең тулаем күләме 5,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. Аның 843 миллион сумын үсемлекчелек өлкәсенә, 500 миллион сумы сөт җитештерүчеләргә, 255 миллион сумы нәселле терлекчелек һәм балыкчылык белән шөгыльләнүчеләргә бирү планлаштырылган. Ярдәмнең төп өлеше - 2 миллиард сумы җитештерүне техник һәм технологик яктан яңартуга тотылачак.
- Мин терлекчелек тармагына каралганы аеруча әһәмияткә ия дип саныйм. Бу җәһәттән чик саннары билгеләнде. Субсидия алу өчен 100 сыердан кимендә 70 баш бозау алынырга тиеш. Әгәр әлеге таләп үтәлмәсә, субсидиягә өмет итеп булмый, - дип аңлатты журналистларга район башлыгы киңәшчесе. Сөтнең майлылыгы да игътибарга алына. Сатыла торган сөтнең майлылыгы 3,4, ә андагы аксымнар 3 проценттан ким түгел икән һәм моңа өстәп җитештерелгән сөт күләме 2013 елгы дәрәҗәдән түбән булмаса, югары сортлы сөтнең бер литрына 3 сум 80 тиеннән, беренче сортлыга 2 сумнан субсидия бүленә. Бүген комбинатлар сөтнең литрын якынча 18 сумнан сатып ала. Шартлар үтәлгәндә, моңа субсидияне дә кушсак, 21 сум чамасы килеп чыга. Сизелерлек ярдәм бу.
Агымдагы елның өченче ае тәмамланып килә. Март аена нәтиҗәләр ясалмаган әле. Ә менә гыйнварда бу форсаттан файдаланып, "С/Х Урсала", Токарликов ис., "Ярыш", "Аппак", "Ташкичү", "Кичүчат", "Васильевская", "Яңа Михайловка Р", "Актау" хуҗалыклары саткан сөтләренә субсидия алу бәхетенә ирешкән. Февраль аенда да алда санап үтелгән баштагы алты хуҗалык әлеге ярдәмнән файдаланган.
- Үсемлекчелек буенча да районга беренче субсидияләр кайта башлады, - диде Фәрит Миңнебаев. Биредә хуҗалыклар милкендә яки арендага алынган чәчүлек җирләр булу төп шарт. Мондый хуҗалыкларга минераль ашлама алуга билгеле бер сумма бүленеп бирелә.
Субсидия алу өчен нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә? Җаваптан аңлашылганча, һәр айның беренче числосына авыл хуҗалыгы идарәсенә кирәкле документларны китерергә кирәк. Алар көн дәвамында тикшерелә һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрелә. Субсидия бераз вакыттан соң хуҗалыкларның исәп-хисап счетына җибәрелә. "Документлар күп кирәкми, бары тик аларны үзвакытында тапшыру, нәшатлык кына сорала", - дип искәртте район башлыгы киңәшчесе. Кыскасы, ятып калганчы атып калырга кирәк.
Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: