Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт автомодельчеләре кабат җиңүче

Яшь техниклар станциясенә йөрүче автомодельчеләр командасы Владимир шәһәрендә узган Россия беренчелегендә катнашты.

Элегрәк тә Татарстанда үзләренә тиңнәр юклыгын раслаган әлмәтлеләр бу ярышларда да туган калалары һәм республикалары данын лаеклы яклады. Педагог Радик Якупов җитәкчелегендәге кечкенәләр төркеме радио белән идарә ителешле модельләр төркемендә беренче тапкыр чемпион булды. Шәхси беренчелектә Кирилл Аверьянов һәм Ренат Дюсегалиев шулай ук призерлар исемлегенә эләкте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса