Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт авиамодельчеләре республикада яхшылар арасында

Чистайда укучылар арасында авиамоделизм буенча шәхси-команда ярышлары булып узды.

Анда республиканың биш муниципаль районыннан - Әлмәт, Зәй, Алабуга, Түбән Кама һәм Казаннан сигез команда, 27 авиамодельче катнашты. Әлмәтлеләр барлык биремне дә яхшы үтәделәр. F-3-J (планер) классында Дамир Хаҗиев икенче нәтиҗә күрсәтте. Илнур Габдрәхимов планерларның схема моделе классы һава сугышында шулай ук икенче урын алды. Яшь техниклар станциясе педагогы, команда тренеры Григорий Китаев Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250