Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт артистлары Сабантуйдан призларны күп алып кайтты

Чаллыда узган VIII республика театр Сабантуенда Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары да катнашты.

Сабантуйга Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Айрат Сибгатуллин да килгән иде. Фәрит Мөхәммәтшин Мәдәният елында бу өлкәгә республикада зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. "Безнең бурыч - сәхнә, спектакльләр аша күпмилләтле халкыбызның гореф-гадәтләрен тамашачыларга җиткерү, буыннан-буынга күчерү", - диде ул чыгышында.
Сабантуй кысаларында бик күп уеннар да оештырылды. Төп приз автомобиль иде. Безнең район башлыгы Мәҗит Салихов та призга кер юу машинасы бирде. Көрәштә абсолют батыр булып Камал театры артисты Алмаз Гәрәев калды. Әлмәтлеләр дә төрле уеннарда катнашып җиңү яуладылар. Мисал өчен, эстафетада ирләр командасы икенче, хатын-кызларныкы беренче, армреслингта Динара Исмәгыйлева өченче, Айдар Заһидуллин икенче, көянтә-чиләк күтәреп йөгерүдә өченче, капчык киеп йөгерүдә Илсөяр Асылова, Фаил Сафиуллин, Динар Хөснетдинов беренче, аркан тартышуда ир-атлар беренче, хатын-кызлар өченче, милли көрәштә 70 килограммга кадәр үлчәүдә Рифат Әхмәдив икенче урын яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса