Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт артистлары игенчеләр янында

Районда игеннәрне урып-җыю дәвам итә. Игенчеләр өчен хәзер һәр минут кадерле.

Эш көне бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр дәвам итә. Шундый тыгыз көннәрдә игенчеләрнең бераз күңелен ачу өчен район Мәдәният йортының иҗат коллективы һәм авыл үзешчәннәре алар алдында концертлар куялар.

4 августта "Факел" агитбригадасы "Чагылтау" хуҗалыгына барды (Камы Исмәгыйль авылы). Ындыр табагында 15 кеше эшли иде.

5 августта агитбригада "Рубин" ҖЧҖ (Яңа Кәшер) эшчәннәренә хезмәт күрсәтте. Аларның чыгышын ындырда эшләүче 15 кеше һәм 8 комбайнчы карады. Гармунчылар Алсу Сатарова һәм Рәсим Яһудин, җырчылар Ильяс Минһаҗев,Камилла Юрикова, Айнур Сәйфиев, "Яшьлек", "Шатлык", "Энҗе" бию коллективлары кыска гына ял вакытында игенчеләрнең кәефен күтәрү өчен тырыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250