Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт артистлары чираттагы гастрольләренә җыена

Театрның 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында юбилей гастрольләре дәвам итә.

Бу юлы Әлмәт артистлары Кукмара, Мамадыш районнарына юл ала. Әлеге төбәкләрдә безнекеләр 7-13 апрель көннәрендә Илгиз Зәйни әсәре буенча куелган "Сагынуларга ни чара?" спектаклен уйнаячак. Иҗади сәфәрне Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты Рафик Таһировның туган авылы Түбән Арбаштан (Кукмара районы) башлыйлар. Гастрольнең соңгы спектаклен актриса Резедә Сафинаның туган ягы - Мамадыш районы Усалы авылында күрсәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250