Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт - алкоголь куллану буенча республикада дүртенче

Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районында яшәүче һәр кешегә алкоголь куллану күләме 15,8 литрны тәшкил иткән.

Лидерларның беренче өчлегенә эләкмәсә дә, шәһәребез спиртлы эчемлекләр куллану буенча ресбулика буенча дүртенче урында тора. Иң күп "эчүче шәһәр" булып Бөгелмә танылган (16,5 литр), икенче баскычта Казан (16,1 литр), өченче - Яр Чаллы (15,9 литр).

Әлмәтлеләр бу елда республиканың уртача күрсәткеченнән (14,4 литр) күпкә артыграк кулланганнар, дип хәбәр итте Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчесе Миләүшә Михеева.

Дәүләт алкоголь инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, район һәм шәһәрдә алкоголь продукциясе белән 426 ноктада 138 оешма сату итә.

2013 елда территориаль орган тарафыннан 176 тикшерү уздырылган, 149 очракта төрле характердагы закон бозулар ачыкланган.

Белгечләр арзан бәяле Казахстан аракасының күпләп республика, шул исәптән Әлмәт районы территориясенә кертелүенә зур борчылу белдерә. Юлда уздырылган тикшерүләр вакытында кешеләр сәламәтлегенә искиткеч зур зыян салучы әлеге сыекча зур күләмдә юк ителсә дә, сәүдә нокталарында законсыз алкоголь белән сату итүчеләр шактый. Белгечләр әйтүенчә, арзанлы аракы белән агуланып үлүчеләр көннән-көн арта икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250