Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча алдан тавыш бирү башланды

Тавыш бирү бүген, 25 июньдә башланды. Ул ял көне дип игълан ителгән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәт территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова сүзләренә караганда, илнең төп документына үзгәрешләр кертү уңаеннан үз фикерләрен белдерү хокукына 112 меңгә якын әлмәтле һәм районда яшәүче 38 мең кеше ия. Алар өчен шул рәвешчә 62 һәм 54 участок ачылды.

Күп кенә әлмәтлеләр сайлау участокларында булырга өлгерде дә инде. Шуларның берсендә алдан тавыш бирү игълан ителгән беренче көндә үк Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов үз тавышын бирде.

– Атна дәвамында илебез Россия өчен әһәмиятле булган бурычны хәл итәчәк. Безгә Россия Федерациясе Конституциясен төзәтү буенча мөһим карар кабул итәргә тәкъдим итәләр. Һәркем үз фикерен белдерергә тиеш. Шуның белән без илебезнең киләчәгенә нигез салабыз, – диде Тимур Дмитриевич.

Тавыш бирүдә барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләр үтәләчәк. Кешеләрнең бер үк вакытта бер бинада булуын минимальләштерү өчен плебисцитны берничә көнгә сузганнар. Барлык участоклар да көн саен санитар эшкәртү уза. Һәр өч сәгать саен дезинфекция чаралары кулланып дымлы җыештыру үткәрелә. Маршрутлар күрсәткечләр белән билгеләнгән, социаль дистанцияне саклау мөмкинлеге бирүче тамга төшерелгән. Җиһазлар куркынычсыз ераклыкта урнашкан, ә кабинкаларда, санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, без гадәтләнгән пәрдәләр юк.

Бинага кергәндә тавыш бирүчеләрдән дезинфектор сеңдерелгән келәмгә аяк киемнәрен сөртеп, кулларын антисептик белән эшкәртүләрен сорыйлар, моның өчен махсус автоматлар куелган. Гражданнарны волонтерлар каршы ала, махсус прибор ярдәмендә тән температурасын үлчи, шулай ук үзеңнеке булмаган очракта битлек, перчаткалар һәм авторучка алырга тәкъдим итәләр. Бу кагыйдәләр тавыш бирүчеләргә генә кагылмый. Хокук саклау органнары хезмәткәрләрен һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дә шундый ук процедура көтә.

Безнең участокларда чит шәһәрләрдән килүчеләр дә тавыш бирә ала. Дөрес, бу 21 июньгә кадәр гаризаны интернет аша («Мои документы» МФЦ сайтында, дәүләт хезмәтләре порталы) яисә теләсә кайсы территориаль яки участок комиссиясендә калдырырга өлгергәннәргә генә кагыла.

440 әлмәтле өйдә тавыш бирү хокукыннан файдаланды инде. Шундый ысул белән тавыш бирү нияте турында хәбәр итәргә өлгермәүчеләр 1 июльдә 17 сәгатькә кадәр шәхсән үзләре, яки туганнары һәм волонтерлар ярдәмендә үз участок комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, процедураны үткәрү өчен уңайлы

вакыт турында килешә ала. Мөрәҗәгатьне электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә мөмкин.

Өйдән торып тавыш бирүчеләр өчен махсус пакетлар әзерләнә. Алдан дезинфекцияләп, аларга бюллетень, гариза, авторучка, битлек һәм перчаткалар салыначак.

Сайлаучылар исемлегендә үзеңне яки үз сайлау участогыңны республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтында (izbirkom.tatarstan.ru) табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса