Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәрне киң күңеллелек харап иткән

Әлмәт полициясенең тикшерү бүлеге өлкәннәр белән бәйле ике мошенниклык гамәле буенча җинаять эшен тикшерә.

Ике очракта да кырыгалдарлык схемасы бер үк: яшь кенә бер ханым өлкәннәр янына килеп, якындагы хастаханәгә юл өйрәтүләрен үтенә. Тегеләре аңлаткан арада кесәләреннән акчаларын ала һәм рәхмәт тә әйтми югала. Зыян күрүчеләр акчаларыннан колак кагуын соңрак, бер очракта кибеттә акча түләгәндә, икенче очракта өенә кайткач кына аңлый.

Полиция бүлеге хезмәткәрләре шәһәрдәшләрне өлкән яшьтәге кардәшләренә игътибарлы булырга, аларга социаль мошенниклык фактлары турында аңлатырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса