Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр көнен каршылап

1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан район башлыгы Мәҗит Салихов предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.

Ул бер генә өлкәннең дә игътибардан читтә калырга тиеш түгеллеген ассызыклады. Өлкәннәр көне уңаеннан ТОСМСларда ял кичәләре, медицина учреждениеләрендә пенсионерларны тикшерүләр, әти-әниләргә ярдәм итү көне, "Көзге игелек атнасы" һәм башка чаралар уздыру планлаштырылган. Музейда Ачык ишекләр көне, 70 пенсионер өчен "Интернет - озын гомер" программасы кысаларында компьютер грамотасына өйрәтү оештырылачак, спорт ярышлары үткәреләчәк. Быел да 1 октябрьдә чәчтарашларда бушлай хезмәт күрсәтүләр булачак. Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы җыелыш 1 октябрьдә Яшьләр үзәгендә уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250