Өлкәннәр хатирә яңартты
Җиңү бәйрәме алдыннан Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлегендә тыл ветераннары Мәләфә Нәбиуллина һәм Мәмдүдә Нургалиева белән очрашу үтте.
Сугыш башланганда Мәләфә Имаметдин кызына 10 яшь тулган була. "Без черек бәрәнге ашап үскән буын, бүгенге көн нигъмәтләренә шөкер итеп бетерерлек түгел!", - диде ул балачагын искә алып. Мәмдүдә апа да сугыш чоры авырлыкларын искә алды. Очрашу барышында кунаклар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, шәкертләргә нәсыйхәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа