Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкән яшьтәге балалар бакчасы тәрбиячесен өенә кереп үтергәннәр

67 яшьлек ханым гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Тиздән лаеклы ялга китәргә җыена торган булган.

Ханым ял көннәрендә авылдагы туганнарына Корбан бәйрәменә кунакка бара. Аннан өенә кайта. Төнлә билгесез кешеләр аның йортына үтеп керәләр һәм хуҗабикәне кыйнап, бәлки пычак та кулланганнардыр, аны үтерәләр. Һөҗүм итүнең максаты талау була: өйнең асты өскә китерелгән, кыйммәтле әйберләр эзләгәннәрдер, күрәсең. Ханым эшкә чыкмагач, телефонын да алмагач, хезмәттәшләре аның улына шалтырата. Тиз арада урынга барып җиткән улы иң беренче булып мәетне күреп ала. Тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса