Реклама
Бина эчендә шикле әйбер табылу турында хәбәр таралу белән үк лицейга полиция, янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм машиналары килеп җитте.
Иртәнге сигезенче яртыда алынган хәбәр нигезендә Казанның 145 нче лицее укучыларын бинадан урамга чыгарырга мәҗбүр булалар. Әмма кинологлар һәм саперлар уку йортын тикшерү барышында бернинди куркыныч әйбер дә тапмый. Лицей гадәти режимда эшләвен дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа