Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лифтта ике яшьлек бала күз алдында әнисенең гомере аянычлы тәмамлана

Мәскәү янындагы Дмитров шәһәрендә кичә кич белән аянычлы бәхетсезлек очрагы була. Лифтта 21 яшьлек хатын-кызның башы өзелә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Ольга Тилинина ике яшьлек баласы белән лифтка утырып 14 катлы йортның беренче катына төшә. Лифт ишеге ачылуга баланы чыгарырга өлгерә, әмма үзе ни сәбәптәндер тиз генә чыга алмый. Нәтиҗәдә өске катта лифт төймәсенә басалар һәм ишекләр ябыла. Кабина менеп китә. Кысылып калган ханымның башы өзелеп 1 нче катта кала. Гәүдәсе белән лифт ике кат арасында туктый.

Бу хәл 17 сәгать 30 минутта була. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Бәхетсезлек очрагы лифтның техник төзексезлеге аркасында килеп чыкканмы, әллә лифттан дөрес файдаланмау сәбәпчеме? Ни генә булса да, инде соң, өзелгән гомерне кире кайтарып булмый. Шуңа да кешеләргә, бигрәк тә яшь балалы әти-әниләргә лифттан файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәгез, бәхетсезлек аяк астында дип искәртәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250