Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлфия Слесарева: “Тырышсаң, эшләргә була”

Бистә башлыгы Әлфия Слесарева янына барып кергән вакытта төбәкнең Яңа ел ялларыннан айнып, Идел буе районын каплап киткән карт көртләреннән арынып килгән мәле иде. Шуңа күрә әңгәмәбез дә үзеннән-үзе "сызлаган яра"дан башланып китте.

- Бистә карга күмелеп калмадымы, кышкы явым-төшем белән көрәш ничек бара?

- Түзмәслек түгел анысы. Бәйрәм, ял көне дип тормадык, коммуналь хуҗалыкның берөзлексез ватылып торган техникасын да эшләттек, бистәбездә урнашкан эре предприятие җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иттек. депутатларны да тик тотмадык - һәр көн диярлек күпсанлы урамнарны урарга тырыштык. Нәтиҗәдә, зарлануга урын күрмим. Дөрес, тоннасы белән ишелеп тә, һаман саен өстәлә торган карны бер селтәнүдә юк итеп булмый. Аңа, әлбәттә, вакыт кирәк. Үзәк урамнар чиста, яңа микрорайоннарда, артык киң булмаса да, юллар ачылган. Соңрак тагын бер әйләнеп узарга исәп.

- 2014 елны Түбән Мактама халкы ничек, нинди күрсәткечләр белән озатты?

- Елны начар тәмамладык дип әйтә алмыйм, салымнарны авырлык белән булса да, вакытында җыйдык, хәтта бюджетны бераз арттырып үтәү дә күзәтелә. Әлегә төгәл саннарны китерә алмыйм, чөнки декабрь азагындагы түләүләр әле исәп-хисапка утырып бетмәгән. Бераз өстәмә керем дә бар, аны ничек һәм кая тотарга икәнен соңрак хәл итәчәкбез.

Башка елларда булмаганча, узганында үз бюджетыбыздан биш урамга асфальт түшәүгә ирештек. "Татнефть" ААҖ ярдәме белән 2014 тә кайбер күпфатирлы йортларның ишегалларында (барысы бишәү) шулай ук төзекләндерү эшләре башкарылды, дүрт күпфатирлы йортта капиталь ремонт башкарылды.

Авыл яшьләре спартакиадасында беренче урын алган өчен бистәбезне универсаль спорт мәйданчыгы белән бүләкләгәннәр иде. Яңа микрорайонга салынган бу объектны балалар шул тиклем көтеп алдылар! Хәзер шунда көн саен җыелып, рәхәтләнеп уйныйлар. Шулай ук яңа микрорайонда балалар өчен уен мәйданчыгы да куйдык.

Моннан тыш бистәбездә электр линияләрен һәм баганаларын алыштыруга һәм яңаларын төзүгә 10 миллион ярым сум акча юнәлтелде. Шулай итеп әлегә чаклы газ кертелмәү сәбәпле электр җылыту системасыннан кулланган микрорайоннарда тоткарлык проблемасын хәл итүгә ирештек.

- Газ димәктән, ел саен үсә барган яңа районнарда зәңгәр ягулык бирү ничек бара?

- Узган елның ноябрь азагында берсен кулланылышка тапшыру дәрәҗәсенә җиткердек. Хәзер документлар белән мәшгульбез. Кызганычка каршы, бу процесс бик озак вакытны ала, кайвакыт 8-9 ай көтәргә туры килә. Бу бездән генә тормый шул. Түбән Мактама халкына мөрәҗәгать итеп, аларның сабыр итүләрен сорар идем.

Узган елда шулай ук 4,5 км озынлыгында 12 миллионлык яңа газ линиясе төзелде. Әле 31 декабрьдә генә аның бөтенлеген тикшердек.

Шулай булгач, эшләр алга таба инде.

- Түбән Мактама күчеп килүчеләр хисабына елына уртача 100 кешегә арта бара. Димәк, бистәдә торак - үтемле товар?

- Әйе, бу шулай. Бездә шәхси сектор да төзелә, күпкатлы йортларда да фатирларга сорау бар. Шулай ук узган ел өч катлы йорт төзелде, белүемчә, анда да фатирлар сатылып беткән. Моның сәбәбен мин ике контурлы мичләргә корылган индивидуаль җылыту системасы булуыннан күрәм. Баштарак халык моңа каршы төшкән иде, тик без үзебезнекен исбатлый алдык. Хәзер кем күпме тели - фатирын шулчаклы җылыта ала. Бездә, хәтерләсәгез, җылыту һәм кайнар су бирү системасында проблемалар юк. Аның каравы күпфатирлы йортларның тузуы эчне пошыра. Әкренләп капиталь төзекләндерү уздырыла, әлбәттә. Бу елга да шундый ике йорт ремонты планга кертелгән. Ләкин безнең аннан тыш тагын 50 дән артык торак йорт чиратта тора. Күптәннән төзелгән объектлар бит, нишлисең...

- Алайса, юллар да тузган инде?

- Тузмый димени?! Бистә эчендәге 71 километр озынлыктагы юлларның 60 ы асфальтлы санала, ләкин аларның хәлен шул юлдан йөрүчеләр үзләре генә белә. Әле бит шуның өстенә яңаларына да таш булса да түшәргә кирәк. Әлбәттә, кирәк дип тик ятмыйбыз, республика һәм федераль программаларда катнашу юлын эзлибез.

- Яңа елга нинди планнар белән кердегез?

- Бу елда да төзекләндерү, яңаларын төзү эшләрен дәвам итәрбез дип уйлыйм. Узган ел ахырында бистәбезнең үзәгендә булачак спорт комплексы проекты расланган иде, быел шуның мәшәкатьләре белән куанып йөрербез дип торам. Аннан тыш Тихоновка авылында фельдшерлык-акушерлык пункты төзергә җыенабыз, мәктәп базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ике төркем ачылачак. Иң мөһиме, сәламәтлек һәм тырышып эшләргә көч-куәт булсын. Ә тырышсаң эшләргә була ул.

Рәдифә Ногманова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса