Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ленин урамында авырлыгы 1,5 тоннадан арткан транспорт чараларына хәрәкәт итү тыела

Ленин урамында авырлыгы 1,5 тоннадан артык транспорт чараларының хәрәкәтен тыю турында карар район башкарма комитеты тарафыннан 2006 елның июнендә үк кабул ителгән иде. Бу юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, шәһәрнең үзәк өлешендә экологик хәлне яхшырту максатында эшләнде.

Әмма бу карарны үтәмәүчеләр дә бар икән. 2014 ел башыннан шундыйларга карата 183 протокол язылган. Соңгы атнада гына тагын 25 протокол тутырылган.

Ленин урамында җиңел автомобильләргә, 5 нче һәм 8 нче маршрут автобусларына һәм троллейбусларга гына хәрәкәт итәргә рөхсәт. Карарны үтәмәүчеләргә 500 сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса