Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үлемне җиңгән сугышчы

Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 елга якын вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.

Без бүген дә исән ветераннарның протезлары шыгырдавын, чәчләренә вакытсыз чал кергән аналарның сугыштан кайтмый калган ирләрен, улларын көтеп үксеп-үксеп елауларын ишетәбез...

Артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан - ветераннардан сорашабыз. Сугышның ачы хәсрәтләре аларга бик күп кайгы алып килгән, киләчәк хыялларын, тормышларын җимергән. Хәзерге вакытта Әлмәттә яшәүче Рахман Вахитовның да киләчәккә планнарын сугыш хәл итеп куя.

Азнакай районының Сукаеш авылында зур гаиләдә дөньяга килгән Рахман ага инде 14 яшендә өлкәннәр белән күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Башта агротехник, яңадан бригадир һөнәрләрен үзләштерә. Әмма хыялларны сугыш боза. Гаиләсен, сөйгән ярын калдырып, ул да кулына корал алып туган ил алдындагы бурычын үтәргә юлга кузгала.

Рахман ага өчен сугыш Төньяк-көнбатыш фронтта башлана. Ул анда бүлек командиры һәм шәхси элемтәче була. Аның кул астында 18 элемтәче телефонист кыз эшли. Штабны кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итү, гаскәрләрне хәрби боерыклар белән таныштыру һәм башка тагын бик мөһим заданиеләрне оператив рәвештә эшләү аларга йөкләтелә - элемтәчеләр һәрчак алгы сызыкта була.

Язмабыз герое өчен сугыш 9 майда гына тәмамланмый әле. Дошман бандаларын юкка чыгару өчен Чехословакиягә китәргә әмер килә. 10 майда чираттагы бәрелеш вакытында сугышчы янында гына снаряд шартлый. Шул ук көнне солдатның өенә өчпочмаклы кара хат китә...

Гомере бетмәгән була егетнең, могҗиза белән ул исән кала. Рахман ага Балтыйк буе республикаларын, соңыннан Кенигсбергны (хәзерге Калининград) азат итүдә катнаша. Сугыш беткәнлеген дә ул нәкъ шунда ишетә:

- Мин ул көнне кизү тора идем. Сөенечле хәбәрне радиодан ишеттем һәм шунда ук генерал янына йөгердем. Шатлыктан кочаклашып, балаларча сөендек, - дип искә ала ул. Сугыштан соң 2 ел Чехословакиядә хезмәт итеп, бары тик 1947 елның мартында гына демобилизацияләнә.

Бүләкләре, "Батырлык өчен" медале, иске фоторәсемнәре белән бергә әтисенең гарәп язулы куен дәфтәрен кадерләп саклый ветеран. Ул аның саргаеп беткән битләреннән әтисе язган вакыйгаларны һаман да укый, хатирәләрен яңарта...

Бүген Рахман Вахитов өч кызының кадерле әтисе, 7 оныгының яраткан бабасы.

Роза Сәхбетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250