Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үлем коралы үткен

Бүген Россиядә наркомания белән авыручы 2-2,5 миллион кеше яши. Иң кызганычы, аларга 18-39 яшь. Җимертеп дөнья көтәрлек, балалар үстерерлек егетләр, кызлар... Һәм ел саен шуларның 30 меңе үлемгә дучар була. Әлеге сан Әфганстандагы 10 еллык сугышта һәлак булганнардан 2 тапкырга күбрәк.

1 март - Халыкара наркомания һәм наркобизнес белән көрәш көне уңаеннан ТР буенча Россия ТСКН идарәсенең Әлмәт районара бүлеге һәм Әлмәт наркология диспансеры вәкилләре белән булып узган матбугат конференциядә сүз шулар хакында барды.

90 нчы елларның икенче яртысында илебездә тамыр җәйгән наркомания Әлмәтебездә 2000 еллар башында дөрләп кабына. Барысына да Урта Азия гражданнарының наркотикларны бушлай, ягъни тәмләп карау өчен генә яшьләр арасында таратуы башлангыч сала. Акчалырак, матди яктан хәлле кешеләргә ул аеруча өләшенә, үлемгә чакыручылар нәтиҗә буларак алардан киләчәктә акчаның су кебек агып керәчәген яхшы аңлый. Ләкин соңыннан гына бик күпләр: "Ник кабып карадым икән?" - дип хафага кала, чөнки артка юл юк, бер тапкыр тәмләп караган кеше беркайчан да наркотиктан баш тарта алмый дип белдерә белгечләр. ТР буенча Россия ТСКН идарәсенең Әлмәт районара бүлеге .... А.Шакиров сүзләренә караганда бүгенге көндә "үлем таратучы", көчле наркотик матдәләр озатучы Казан, Яр Чаллы, Оренбург өлкәсе, Түбән Кама каналлары ябылган. Әмма әлеге бизнеста акча эшләргә өйрәнгәннәр кул кушырып ятмый, әледән-әле яңа наркотик төрләрен уйлап чыгара. Спайслар әнә шуларның берсе. Ләкин кайбер төрләр наркотик матдәләр исемлегенә кертелмәгән, шуңа да алар берара иркен сатуда булды, бүген инде болары да контрольгә алынган.

Әлмәттә әлеге афәткә каршы торучанлык, булган фактларны ачыклау буенча максатчан эш алып барыла. Службаларга яшьләр оешмалары, җәмәгатьчелек тә зур ярдәм күрсәтә. Аларның күзәтүчән, актив булулары нәтиҗәсендә бик күп фактларны ачуга ирешелгән. Әлеге бизнесны үз итүчеләр уку йортларына да белдерүләр элгәләгән, ләкин ул очраклар бик тиз ачыкланып барган. А.Шакиров белдергәнчә, хәтта танылган спортчылар, наркотик кулланмаучы имин гаиләләрдән булган егетләр арасында да наркотиклар сатуга алынучылар бар. Әти-әниләрнең дә төрлесе очрый, наркобизнес белән шөгыльләнүчеләрнең кайберләре мәктәптә укучы балаларын да җәлеп итә. Шәһәребезнең бер мәктәбендә белем биргән укытучы әнә шундыйларның берсе. Бүгенге көндә әлеге ханым 6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Киләчәктә аның эшчәнлеген, җиңел акча эшләү юлын баласы дәвам итмәс дип кем әйтә ала?

Полиция майоры, Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш бүлеге начальнигы М.Хөснетдинов балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләрдә дә наркотик сатулар очравын әйтте, аларны ачыклау юнәлешендә актив эшчәнлек җәелдерелә.

Матбугат конференциясендә Әлмәт районы һәм шәһәрендәге наркологик хәл-торыш буенча да белешмә бирелде. Әлмәт наркология диспансерында наркотик матдәләргә бәйле синдром белән 667 кеше учетта тора. Әлмәт наркология диспансерының баш табибы урынбасары М.Галимҗанов әйтүенчә, узган ел 111 кеше, шуларның 26 сы беренче тапкыр ачыкланган. Әлеге чорда 124 авыру "Д" учеттан төшерелгән, шуларның 5 се ремиссия, 21 е үлү, 34 е алар хакында мәгълүмат булмау, 5 се хөкем ителү белән бәйле. 2010 ел белән чагыштырганда, 2011 елда беренче тапкыр "наркомания" диагнозы куелган авырулар санының 9 % ка кимүе күзәтелгән. Марат Минәкдәсович шуңа басым ясады, дезоморфин кулланучыларны дәвалау бик авыр бирелә. Ачыграк итеп әйткәндә, аны дәвалап булмый диярлек. Әлеге коточкыч матдә 2 елда эчке органнарны, йөрәк-кан тамырлары системасын, баш миен зарарлап, кешене үлемгә алып бара.

Наркоманияне гасыр афәте итеп кенә түгел, ә бәлки һәлакәт итеп кабул итәргә кирәк һәм җәмгыять тарафыннан аңа каршы җиңеп чыга алмаслык киртә куелырга тиеш. Әти-әниләргә бүгенге болгавыр заманда балаларына бигрәк тә игътибарлы булу зарур. Белгечләр фикеренчә, шик туган очракта баланы җәзалау, аңа янау гына мәсьәләне хәл итмиячәк. Хәзер медицина базарында 12 экспресс-тест теркәлгән, шулар ярдәмендә наркотик куллану-кулланмауны өй шартларында да белергә була. Үлем коралы бик үткен, шуңа да ситуацияне вакытында ачыклау, кирәкле чаралар күрү кешене ялгыш адымнан йолып калырга мөмкинлек бирәчәк.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250