Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Үлем белән сәүдә итүче» тоткарланды

Шушы көннәрдә Татарстанда наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре 23 яшьлек наркотик сатучыны тоткарлады.

Аннан дистәләгән доза үсемлек матдәсе табып алына. Экспертлар бу массада MDMB(N)-BZ-F психоактив матдәсе барлыгын ачыклады. Әлеге тәмәке катнашмасын берничә тапкыр суыру да үлемгә кадәр китерергә мөмкин икән. «Үлем белән сәүдә итүче» аны күпме наркотик кулланучыга саткан булыр иде. Соңгы айларда Россиядә бу наркотиктан 700 дән артык кеше зыян күргәне мәгълүм. Хәзерге вакытта аны поставкалау каналын ачыклау бара.

ТР наркоконтроль идарәсе бу уңайдан нинди дә булса фактлар белгән гражданнарның 273-43-45 «ышаныч телефонына» шалтыратуларын үтенә. Анонимлык гарантияләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса