Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үлем белән кайда сәүдә иткәннәрен хәбәр ит!

17 марттан 28 мартка кадәр "Үлем белән кайда сәүдә иткәннәрен хәбәр ит" Бөтенроссия акциясе старт алды.

Акция барышында әлмәтлеләр наркоманияне профилактикалау, дәвалау һәм наркотикка бәйлелектән реабилитацияләү өлкәсендәге белгечләргә кайнар линия телефоннары аша сораулары белән мөрәҗәгать итә, шулай ук законсыз наркотиклар әйләнеше хакында җиткерә ала. Наркотикларга контрольлек итүче федераль службага һәркөнне 9 дан 17 сәгатькә кадәр 45-26-94 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Наркология диспансеры 19, 22, 24, 28 март көннәрендә 36-13-93, "Саулык" профильле яшүсмерләр клубы 20, 25, 27 мартта 32-89-60, балалар һәм яшьләр эше буенча идарә 21, 26 мартта 32-40-78 номерлары буенча шалтыратуларны кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса