Легаль булмаган таксистлар тынгы бирми
Дәүләт Думасы депутатлары легаль булмаган таксистларга карата гамәлдә булган бүгенге җәза бирү системасын җитәрлек кадәр гадел түгел дип саныйлар.
Закон нигезендә андый шоферларны 5 мең сум штрафка тартып, алар аны бер көн дәвамында түләргә тиешләр. Ә Дәүләт Думасы тиешле закон проектын тикшереп кабул итсә, штраф 6 тапкырга артачак һәм 30 мең сум тәшкил итәчәк. Ә инде кабат закон бозган очракта легаль булмаган таксистны 3-6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү көтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа