Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан районнарында сәүдә үзәкләре эшли башлаячак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың авыл районнарында коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә ябылган сәүдә үзәкләренең эшчәнлеге этаплап яңартылачагын белдергән.

Бу хакта төбәк бизнес-омбудсмены аппараты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл җирлегендә сәүдә үзәгенә ихтыяҗ зур булу турында ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Бөгелмә районындагы җәмәгать вәкиле Диана Миндубаева сөйләгән.

Диана Миндубаева фикеренчә, «зур булмаган район үзәкләрендә сәүдә комплекслары кирәкле товарларны сатуның бердәнбер пункты булып тора».

Рөстәм Миңнеханов исә якын көннәрдә авыл районнарында сәүдә объектларын этаплап ачу мәсьәләсе хәл ителәчәген әйткән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса