Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лариса Сафина: "Тәрбиячелек каныбызда бар"

Балалар белән эшләү - сирәкләр булдыра ала торган хезмәт, аның өчен үтә сабырлык, ярдәмчел булу, фантазия осталыгы кирәк. Бигрәк тә бүгенге демографик бум чорында. Төркем саен утызышар бала, һәрберсенең үз көе, өстәвенә әти-әниләр белән дә уртак тел табарга кирәк. Шундый кытыршы якларына карамастан, балалар бакчасына гомерләрен багышлаган тәрбиячеләр бихисап бездә....

- Бөгелмә педучилищесына укырга керәм дигәч, әни каршы төште. Ничек тә безне тәрбияче, укытучы итә-се килмәде аның. Чөнки үзе дә гомер буе тәрбияче булып эшләгән. Бу хезмәтнең авыр якларын яхшы белә, - дип сөйли Лариса ханым. - Әмма әнинең балаларга булган мәхәббәте, самимилеге безгә дә күчкән булгандыр. Без апам белән башка һөнәрне белмәдек тә. Тәрбияче булып эшләвемә һич кенә дә үкенмим.

Ларисаларның нәселендә тәрбиячеләр күп. Шуңа аларны династияле тәрбиячеләр дип тә йөртәләр. Карт бабасы (әнисенең әтисе) революциягә кадәр наданлыкны бетерү өстендә эшләгән, ул дәвер өчен аксакал саналган. Әбисе урак өстендә җәйге бакчаларда (ул елларда бакчаларны сезонлы дип йөрткәннәр) дистәләгән балаларны карап торган. Ларисаның ике апасы да мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәт куйган. Бертуганы да һөнәре буенча педагог. Кыскасы, тәрбиче булу аларның канына сеңгән, буыннан-буынга килә торган һөнәр.

Лариса Сафина шәһәребезнең 18 нче "Алчәчәк" балалар бакчасында рәсем сәнгате буенча тәрбияче булып эшли. Көненә дистәләгән балага кул эшләре серләрен өйрәтә. Аңа кадәр төркемдә тәрбияче булып та эшләгән. Аның гомуми эш тәҗрибәсен санасаң, 20 елдан артып китә. Балалар белән эшләүнең кыенлыгын аңлаган чаклары да аз булмагандыр, әмма үзенең һөнәрен алыштырырга һич кенә дә уйлап карамаган.

- Балалар хәзер бик актив. Игътибарларын бер җиргә генә юнәлдерү авыр. Бәләкәй булсалар да, укымышлылар. Замана аларны үтә дә зиһенле булырга өйрәтә, - дип хәзерге буынны 15 ел элек туган балалар белән чагыштыра тәҗрибәле тәрбияче.

Чыннан да, замана балаларын гади кәгазь һәм каләм белән шаккаттырам димә. Тагын да кызыклы әйберләр уйлап табарга кирәк. Лариса ханым да компьютер графикасын өйрәнгән, дәресләрендә балаларга төрле презентацияләр, фильмнар күрсәтә икән. Балчыктан уенчыклар да ясый белә. Бүлмәсендәге киштәләрдә Филимонов, Дымков уенчыклары тезелеп киткән. Күптән түгел генә ком белән рәсем ясауны да үзләштергән. Хәзер балаларга да комлы анимация ясарга өйрәтә.

Әйткәнемчә, Лариса Сафина - Әлмәттән "Ел тәрбиячесе-2013" исемен яулаган бердәнбер белгеч. Аңа кадәр республика конкурсында беренчелеккә безнең тәрбиячеләр ирешә алмаган. Ларисага беренче урынга лаек булып, Мәскәүдә узган тәрбиячеләрнең Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә дә катнашу насыйп булган.

- Конкурста катнашу һөнәремнең яңа баскычы булды. Үземне күп яктан ачтым, осталыгымны арттырдым. Мәскәүдә 60 лап тәрбияче ярышты. Бәйге түгел, тәрбиячеләр фестивале булды ул. Тәҗрибә уртаклашыр өчен андый мөмкинлек кайчан туар иде әле? Яңа танышлар да таптым, - ди ул.

Нинди булырга тиеш соң ул үз эшен оста башкарган иң-иңнәр сафындагы тәрбияче? Лариса балалар белән эшләү өчен, беренче чиратта, түземлек һәм, әлбәттә, үз эшеңне яратып башкару, иренмәү, гел яңалык эзләп табу - алар һөнәре өчен иң кирәкле сыйфатлардан, дип исәпли.

- Бала күңеле бик сизгер. Өйдә булганны урамда калдырып эшкә керешергә кирәк. Кәефең булмаса да, балаларга аны сиздерергә ярамый. Синең начар халәтеңне шунда ук сизеп алалар, - дип тә өстәде ул. - Безнең һөнәр ияләренә кайчак карыйм да, елмаеп куям: үзебез дә балалар кебек һәрнәрсә белән кызыксынабыз, әкиятләр сөйләгәндә балалар дөньясына кереп китәбез. Бала дөньясын ярату, аны кабул итә белү - оста тәрбиячеләрнең бер середер...

Сүз уңаеннан

Әлмәт шәһәре һәм районындагы 90 балалар бакчасына 12 меңнән артык бала йөри. Аларда 3000 гә якын кеше хезмәт куя, шуларның 1223 е педагоглар.

Филүзә Хәмидуллина
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса