Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ландыш” табигатьне яратырга өйрәтә

Авылларда булганда элеккеге еллар искә төшә. Бүген ул чорлар белән бер генә учреждениене, тармакны чагыштырып булмый. Мәктәпләрне генә алыйк. Компьютер сыйныфлары булмаган, Интернет челтәренә тоташтырылмаган һәм башка төрле заманча җиһазлар белән тәэмин ителмәгән бер генә авыл мәктәбе калмады. Балалар бакчалары да шәһәрнекеләрдән калышмый дияргә була. Мәмәттәге "Ландыш" балалар бакчасында булгач,...

Авылда балалар бакчасы өчен ике катлы бина төзелгән. 24 сабыйга ике катлы балалар бакчасы! Дөрес, алдагы елларда балалар саны күбрәк булган. Бакча мөдире вазифаларын башкаручы Гүзәл Сафина әйтүенчә, яшьләр ипотека буенча фатир алып, шәһәргә күчү ягын карыйлар. Яшьләр аз булгач, балалар саны да әллә ни артмый. Бу шәһәргә якын урнашкан шактый авылга хас проблемадыр бу. Сер түгел, күпчелек нефть һәм башка сәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашырга тырыша. Лаеклы ялга чыгу вакыты җиткәч, коммуналь хезмәтләр өчен ОДНнар, зур суммалар килә башлагач, авыл, шәхси йорт турында искә төшә.

"Ландыш" балалар саны аз дип төшенкелеккә бирелми. Биредә сабыйларга экологик тәрбия бирү өстенлекле юнәлеш итеп алынган. Уңышлары да юк түгел. "Эколидер" бәйгесендә призлы урыннар яулау бу хакта сөйли.

Ике төркемдә дә балаларга ана телендә тәрбия бирелә. Иртәләр еш уздырыла, бер генә бәйрәм, истәлекле көн дә игътибарсыз калмый.

Һәркайдагы сыман биредә дә проблемалар бар. Мәсәлән, бина искереп бара, бакча ремонт сорый. "Түбәдән су ага, канализация системасы начар эшли. Тәрәзәләр дә начарайды", - диде мөдир вазифаларын башкаручы. Шулай ук "Ландыш"ка яңа уенчыклар, ишегалдындагы участокта кече архитектур формалар кирәк. Кулдан ясалганнар хәзерге көн таләпләренә җавап биреп бетерми. Бәләкәй мәмәтлеләр бик кызыксынучан, күп беләселәре, тәрбияви әһәмияткә ия булган төрле уенчыклар белән уйныйсы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250