Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лаеклы пенсиягә һәркем лаек

16 июнь көнне "Нефтьче" Мәдәният сараенда дәүләтнеке булмаган милли пенсия фондына 15 ел тулуга багышланган тантаналы чара булып узды. Бәйрәмгә фонд учредительләре, партнерлары, мәртәбәле кунаклар җыелды.

Иртәгә бүгеннән башлана. Шуны истә тотып, 15 ел дәвамында дәүләтнеке булмаган милли пенсия фонды халыкка хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. 1996 ел башында дәүләт пенсиясе түләүнең массакүләм тоткарланган чорында "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге компаниядә эшләп пенсиягә чыгучыларның лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүне максат итеп куя. Әлеге елның көзендә финанс консультант "ЗЕНИТ банкы" белән уздырылган киңәшмәләрдән соң компания фонд булдыру турында карар кабул итә. 1997 елның 7 апрелендә ул Мәскәү теркәү палатасы тарафыннан теркәлә, июль аенда эшчәнлекне башлауга лицензия ала һәм шушы ук елның август аенда тәүге вкладчы - "Татнефть" ААҖнән фондка беренче керемнәр керә башлый.

Еллар узган саен, фондның учредительләр составы да киңәйгәннән-киңәя. Хәзер аңа Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать предприятиеләре керә. Менә алар: "Татнефть" ААҖ, "ЗЕНИТ банкы" ААҖ, "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим" ААҖ, "Танеко", "Солид" ИФК, "Татэнерго" ААҖ һ.б.

2000 елда фонд командасының төгәл һәм җайга салынган эшчәнлеге нәтиҗәсендә Россия пенсия базарындагы лидерларның берсенә әверелгән фонд илебезнең 10 эре дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары составына кертелә.

Еллар дәвамында фондның стратегиясен, перспективасын, үсеш тактикасын "Татнефть" компаниясенең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов рәислегендәге фонд советы билгели. Иң ышанычлы, заманча финанс инструментлары кулланып, пенсия капиталын саклау һәм арттыру - фонд эшчәнлегенең төп принципы әнә шуңардан гыйбарәт.

"Ел компаниясе" бәйгесе җиңүчесе, "Россиянең финанс элитасы" һәм "Россиянең финанс хәзинәсе" премияләре лауреаты булган фонд өчен иң зур бүләк - ул лаеклы ялга чыгып пенсия алучыларның һәм фонд белән бергә пенсия капиталын формалаштыручыларның рәхмәте һәм хөрмәте. Камчаткадан алып Кемеровога кадәр ярты миллион халык үзләренең киләчәкләрен дәүләтнеке булмаган милли пенсия фондына ышанып тапшырган. Лаеклы пенсиягә һәркем лаек - әнә шундый девиз астында әлеге пенсия фонды 15 ел дәвамында хезмәт куя, киләчәк чынлап та якты һәм имин булсын өчен эшли.

- "Татнефть" ААҖнең 13 меңнән артык ветераны бүген фондтан өстәмә пенсия ала. Башлангыч чорда үзләреннән зур өлеш керткән һәм хәзер фондта хезмәт куючыларга, тирән белеме, һөнәри осталыгы белән фондны булдыруга һәм үстерүгә ярдәм иткән компания ветераны С.Фельдманга аеруча рәхмәт юллыйбыз, - диде "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев һәм фидакарьләргә "Татнефть" компаниясенең Мактау грамотларын тапшырды.

Тантанада шулай ук фонд учредительләре вәкилләре котлау сүзләрен җиткерде һәм иң-иңнәрне үз предприятиеләренең Мактау грамоталары белән бүләкләде. Бәйрәм Россиянең халык артисты Л.Долинаның концерты белән дәвам итте.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Н.Сәхапов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250