Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Кызыл канәфер» акциясе онлайн-режимда старт алды

«Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе быел онлайн-режимда үтә «Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган бу акция Хәтер һәм дан елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

 Максаты - Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм» девизы белән онлайн-маркетплейс, ретейл-партнер һәм волонтерлык оешмалары аша истәлекле значокларны сату.

Сатудан кергән акча ил ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә. Фонд пандемиясе белән бәйле вакытлыча чикләүләргә карамастан, дарулар китерүдә, дәвалануда һәм реабилитацияләнүдә ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.

Значокны гвоздика.рф сайтында, сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә онлайн сатып алырга мөмкин.

«Җиңү волонтерлары» һәм «көмеш» волонтерлар чикләүләр бетерелгәннән соң җәмәгать урыннарында, шулай ук Россиядә игълан ителгән Хәтер һәм дан елына багышланган тантаналы чараларда значоклар таратачак.

Фото:архив/Рамиль Гали

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса