Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыш бабайсыз Яңа ел буламы?..

Русиянең берничә шәһәрендә (Новосибирск, Киров, Самара, Казан) балалар бакчаларындагы Яңа ел бәйрәмнәренә Кыш бабайны чакыру тыелган. Бу коррупция белән көрәш максатында һәм психологлар киңәше буенча эшләнә.

Мәсәлән, Кировта шәһәр җитәкчеләре артистлар өчен өстәмә акча җыюны туктату яклы. Хакимияттәгеләр фикеренчә, артистлар һәм фотографлар үзләренә акча эшләү максатында муниципаль мәйданнарны куллана, ләкин моның өчен бер тиен дә түләми. Чиновниклар бу гаделсезлек белән көрәшергә булган.

Ә менә Новосибирскида җитәкчеләр психологлар фикеренә сылтана. Шәһәрнең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча башлыгы Анна Терешкова әйтүенчә, бәләкәй балаларга Кыш бабай образы аңлашылып бетми икән. Шуңа күрә кече төркем балаларына Карсылуны гына чакыру рөхсәт ителә. Ләкин аны да чакырып тормау тагын да хәерлерәк, дигән фикер алга сөрелә...

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса