Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда “Кыр көне – 2020” үтәчәк

2 – 4 июль көннәрендә Татарстанда “Кыр көне – 2020” кыр форматындагы кыр форматындагы иң зур күргәзмә оештырылачак.

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.  

Хәзеге вәзгыятькә бәйле рәвештә быел чара яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймай буенча  Роспотребнадзор киңәшләре буенча үтәчәк.  “Кыр көне – 2020” быел Лаеш районының  Зур Кабан авылы янында үтәчәк.

Күргәзмәдә “Үсемлекчелек”, “Агросәнәгать комплексының инженер-техник тәэмин ителеше”, “Терлекчелек”, “Мелиорация”, “Хуҗалык итүнең кече формалары” һәм “Агросәнәгать комплексын цифрлаштыру” бүлекләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары тәкъдим итү көтелә.

Программа кысаларында агросәнәгать предприятиеләре һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында агросәнәгать комплексы үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча күргәзмәдә катнашучыларның презентацияләрен һәм мастер-классларын уздыру планлаштырыла.

Чара тармакта алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, җайланмалар, товарлар, хезмәт күрсәтүләр җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында элемтә урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү максатыннн чыгвп оештырыла.

Катнашу мәсьәләсе буенча туган сораулар буенча 8(843)221-77-95 телефоны буенча яки expo.racin@tatar.ru.  аша мөрәҗгать итәргә була.

Шунысы мөһим, әпидемиологик вәзгыятькә  бәйле рәвештә “Кыр көне-2020”нең үткәрү вакыты үзгәрергә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса