Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызын озату өчен полициядән качарга теләгән

Кичә дүртенче модельле "Жигули" байтак кына мәшәкать тудырган.

Казанда юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре әлеге машина туктарга теләмәгәч, аның артыннан Чуйков урамыннан Адоратскийга кадәр чапканнар. Руль артындагы яшь егет идарә итүне югалтып каршы якка барып төшә һәм Hyundai машинасына килеп бәрелә. Бәрелешкәннән соң егет качмакчы була, ләкин аны тоткарлыйлар. Егетнең туктамавының сәбәбе машина йөртергә правасы булмауда булып чыккан. Документларын ул ике атнадан соң алырга тиеш булган. Качарга теләвен ул кызын өенә кадәр илтергә теләве белән аңлаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса