Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышны әзерләнеп каршыласаң әйбәт

Язгы ташу чорында йортлары, каралты-куралары су астында калган гаиләләргә дәүләт компенсациясе һаман да килеп ирешмәде әле. Ә алда салкыннар көтә, кышка да ерак калмады. Компенсацияне көтеп, кул кушырып утырып булмый. Йортларны җылытырга, каралты-кураны да кышкы чорга әзерләп куярга кирәк.


Әлбәттә, салкыннарга ныклап әзерләнү зарурлыгын һәркем яхшы аңлый. Һава торышының нинди буласын беркем дә тәгаен генә белми. Әнә, язын да мондый галәмәт булыр дип кем уйлаган. Ничә еллар дәвамында тыныч кына язны уздырган йортлар быел су астында калды. Билгеле, ремонт өчен акча кирәк. Тик зыян күрүчеләрнең барысының да матди хәлләре шәптән түгел. Хәбәр иткәнебезчә, ярдәмгә аеруча мохтаҗ булганнарга район башлыгы Мәҗит Салихов карары белән муниципалитет булышырга алынды. Аз тәэмин ителешле гаиләләр, инвалидлар, пенсионерлар, тулы булмаган гаиләләр һәм ятимнәр яшәгән иллеләп йорт җыелды. Мисал өчен,
Коминтерн урамындагы 15 нче йортта опекуннары белән балигъ булмаган ятим балалар яши. Язгы ташу аларның торагына да байтак зыян салды. Хәзер ятимнәрнең кышны җылы йортта уздырачагына ышаныч зур, чөнки әти-әниләре төзеп бетермәгән икенче йортның бүген түбәсе ясалды, тиешле инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин ителде, ишек-баскычлар куелды, линолеум җәелде. "Йортны төзеп бетерергә үзебезнең мөмкинлек юк иде. Район башлыгы Мәҗит Хаҗиповичка зур рәхмәт, авыр хәлдә булыштылар. Малайлар да шатлана", - ди ятимнәрнең опекуны һәм туталары Нәсимә Миңнеханова.
Комсомол урамындагы 44 нче йортта Татьяна Нестерова яши. Ул гомере буе балалар бакчасында эшләгән. Хәзер инвалид, 7 мең сум пенсиясенә ялгызы гына гомер кичерә.
- Язын су үтеп керү нәтиҗәсендә идәннәр кабарды, диварлар да күпереп чыкты, җиһаз тулысынча бозылды. Хәзер менә АГВ эшләми башлады, - ди ул. Йортны тизрәк торгызуга керешү өчен Татьяна Михайловна 100 мең сумга якын бурычка кергән. Ләкин бу акча гына җитәрлек түгел. Идән һәм стеналарны алыштыру өчен кирәк булган материалларны сатып алуга муниципалитет та өлеш чыгарды. "МегаСтройКомпани" ҖЧҖ эш сыйфаты өчен җавап бирсә, куратор итеп торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты билгеләнгән.
- Миңа шифоньер һәм карават алып килделәр. Идәндә йокларга туры килгән иде. Стена һәм идәннәрне ясадылар, йортны җылыттылар. Үзем 7 мең пенсиягә нәрсә генә эшли алган булыр идем. Ярдәмнәре өчен рәхмәт, - диде Татьяна Нестерова да.
Моның ише ярдәм башка аз тәэмин ителешле гаиләләргә дә күрсәтелә. Һәркөнне эш бара. Төп бурыч - салкыннар ныклап башланганчы ярдәмгә бик нык мохтаҗларга булышу.
Р. Хәмидуллина
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250