Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышкы йокыдан соң аюлар уяна башлаган

Мамадышның Новый бистәсеннән Михаил Петрович кушаматлы аю кышкы йокысыннан уянып гадәти яшәү рәвешенә кайта башлаган.

Әлегә ул пассив, әллә ни аппетиты да юк икән. «Берсут» «Спорт аучылык-балыкчылык клубы» хезмәткәрләре аның урман җәнлекләреннән алдарак, якында гына яшәүче этләр өрүенә уянуын, әйтәләр. «Тайга хуҗасы» сирәк очрый торган, югалып баручы җәнлек. Ул иркен вольерда, кешеләр тәрбиясе астында яши. Гигантны көнгә бер тапкыр ашаталар. Рационында махсус боткалар, ашлар, яшелчә, балык, хәтта бал да бар.

«Чистые луга» дәүләт заказнигы территориясендә тагын бер аю яши дип фаразлана. Экологлар моны аның эзләренә карап кына әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса