Кышкы вакытка күчү кыйммәткә төшәчәк
Октябрьгә планлаштырылган кышкы вакытка күчү миллиард сумнарга барып төшәргә мөмкин.
Дәүләт Думасының энергетика комитеты вәкилләре бу сумманың зурлыгы 15-20 миллиард сумга җитәргә мөмкин дип фаразлый. Депутатлар кулланучыларга моның өчен федераль бюджеттан тиешле компенсацияләр булырга тиеш дип саный. Кышкы вакытка күчүнең зыянын иң беренче чиратта зоналы счетчиклардан файдаланучы юридик һәм физик затлар тоячак. Аларга әлеге приборларын яңадан программалаштырырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа