Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышкы вакыт кире кайтачакмы?

Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитетында кышкы вакытка күчүне кире кайтару мәсьәләсе тикшерелә.

Әлеге тәкъдимне Россия Президенты администрациясе хуплады, дип хәбәр итте комитет рәисе Сергей Калашников. Закон проекты Думага 20 гыйнвар кертелде. Депутатлар аны 15 апрельдә беренче укылышта тикшерәчәк. Башта бу тәкъдимне төрле партияләрдән 100 депутат хуплаган булса, соңыннан Бердәм Россия депутатлары үз имзаларыннан баш тарткан. Шуннан соң көзен кышкы вакытка күчү-күчмәүне хәл итү хөкүмәткә калдырылган иде. Кышкы вакытка күчү Россиядә Президент Дмитрий Медведев президентлыгы чорында, 2011 елда туктатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса