Кышкы каникулларны кайда уздырырга?
Яңа ел каникулларында халыкның яраткан ял итү шәһәре булып быел да Казан булыр, мөгаен.
Ростуризм җитәкчесе урынбасары Сергей Корнеев шулай дип белдерде. Ял итәр өчен кулай шәһәр дип Санкт-Петербург та санала. Мәскәү һәм Сочины да соңгы елларда россиялеләр үз итә башлаган.
Бу вакытта эре шәһәрләрдәге кунакханәләр туристлар белән шыплап тула. Быел да барлык эре шәһәрләрдә дә туризм 10-15 % ка артырга тиеш икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа