Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырымтатар халкын реабилитацияләү турында Президент Указы әзерләнә

Россия Президенты Владимир Путин "Туры линия"дә Россия җитәкчелегенең Кырым татарларына карата сәясәте турында ачыклык кертте.

"Сүз дә юк, без, Россия Федерациясенә керү процесссы кырымтатар халкының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен реабилитацияләү белән бәйле булсын өчен, барысын да эшләргә тиеш", - диде Путин.

Моның белән бәйле рәвештә, ул кайчандыр Кырым Россиягә кушылгач, Екатерина II указын мисал итеп китерде. "Аерым алганда, бу указда Кырым татарлары Россия тарафыннан үз гражданнары буларак кабул ителәчәге әйтелгән. Аларның хокукларына, диннәренә хөрмәт күрсәтеләчәк - бу бик мөһим. Бу бик аңлы, дөрес сәясәт. Хәзерге вакытта без нәкъ шундый сәясәткә таянырга тиеш", - диде Владимир Путин.

Хәзерге вакытта РФ Президентының кырымтатар халкын реабилитацияләү турындагы Указы әзерләнә. "Әмма Кырым татарларына карата гына түгел. Сталин репрессияләре вакытында әрмәннәр, немецлар, греклар да зыян күргән. Шуңа күрә без бу халыклар вәкилләре турында да онытмаска тиеш", - диде Россия Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250