Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырым татарлары Әлмәт белән кызыксына

Кырымдагы татар-башкорт федерациясе рәисе Марат Мәссәлимов эшлекле визит белән Әлмәткә килде.

Кунакны нефтьчеләр каласында муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Ринат Шайхатаров кабул итте.

Очрашу барышында Марат Мәссәлимов татарлар һәм башкортларны берләштерүче федерациянең Кырымда 2000 елда оешуын билгеләп үтте. Ул бүгенге көндә Ватаннарында 8 меңгә якын казан татары һәм мең ярым тирәсе башкорт яшәвен искәртте. Кырым татарлары исә җирлектәге халыкның 14 процентын тәшкил итә. Ягъни 400 мең чамасы.

- Без гомер бакый зур тату гаилә булып яшәдек һәм яшибез. Традицияләрне саклау һәм үстерү, тамырларыбызның ныклыгын, берлеген тәэмин итү - бүген төп бурычыбыз, - диде Марат Мөҗәһит улы.

Кырым кунагы шулай ук 2003 елда оешкан "Башкорстан һәм Татарстан" сәүдә йорты җәмгыяте директоры вазифасын да башкара. Ул Әлмәт белән элемтәләрне төрле юнәлештә ныгыту теләген дә ирештерде. Беренче чиратта милли-мәдәни, иҗтимагый багланышларны урнаштырырга кирәк.

- Әлмәт - Татарстанның нефть башкаласы. Һәм республикада иң төзек, яшәргә уңайлы шәһәрләрнең берсе. Бездә кырым татарлары белән якыннан танышу, тарихы һәм гореф-гадәтләре белән якыннан танышу теләге зур", - диде аппарат җитәкчесе һәм Кырымдагы татар-башкорт федерациясе вәкилләрен кунакка чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса