Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырыгалдарлар наркоманнарны да аулый

Коймаларга, диварларга спайс, микс сату турында сугылган "мөһер"ләр чынлыкта наркотик сатучылар түгел.

Ә бәлки доза өчен теләсә-нәрсә бирергә әзер наркоманнардан акча каерырга ниятләгән мошенниклар эше. Бу хакта Әлмәтнең наркотикларга каршы комиссия утырышында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш федераль хезмәтнең Әлмәт районара бүлеге җитәкчесе Вадим Петров искәртте. Аның сүзләренчә, моннан гайре әлеге белдерү-"мөһер" сугылган объектларның хуҗаларын "кара тамга"ны вакытында бетермәгән өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

Гадәттәгечә комиссия утырышында авыл җирлекләрендә үскән кыргый киндерашны юк итү, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле оператив-эзләү чаралары, мәктәп укучылары, студентлар арасында уздырылган профилактик күзәтү нәтиҗәләре хакында да сүз булды. Моннан тыш, җирлектә аноним наркоманнар клубы эшчәнлек башлавы турында да искәрттеләр. Дөрес, Әлмәттә аноним наркоманнар клубы оешуга быел ике ел тула. 20 сентябрьдә алар бу датаны билгеләп тә узмакчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса