Кырыгалдарлар алдауның яңа ысулын тапкан
Хокук органнары гражданнарны мошенникларның үзләрен качаклар дип таныту очраклары турында кисәтә.
Чаллыда 76 яшьлек пенсионер ханымның фатир ишеген шакучы вакытлыча файдалануга торак эзләве турында әйтә. Квартирант тотмаулары турында ишеткәч, үзенең иленнән качуы, хәзер исә ярдәмгә мохтаҗ булуы турында сөйли. Таныш түгел хатын өлкән ханымнан бурычка 50 мең акча сорый. Залогка алтын чылбырын калдырачагын әйтә. Пенсионер кырыгалдарга кырып-себереп 9 мең сум җыеп бирә. Акча кулына эләгү белән "качак" китәргә ашыга. Кунагын озаткач пенсионер чылбырны җентекләп карый, һәм кулында очсыз бижутерия икәнен, үзенең алданганлыгын аңлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа